,
search took 0.001 sec. Search results
- (Төмән, 22 июнь, “татар-информ”, Бибинур сабирова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Узган ял көнендә Тубыл шәһәрендә Сабантуй зур милли бәйрәм булып үтте, анда меңнән артык кеше катнашты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Быелгы Сабантуйның шәһәр ял паркында үткәрелүе дә бик ошады тубыллыларга. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- һәр елдагыча, Тубыл шәһәренең сәфиулла ильясов җитәкләгән Себер татарлары мәдәният үзәге зур җитди әзерлек белән оештырып үткәрде милли бәйрәмебезне, ярышлар, милли уеннар мәйданнары шау-гөр килеп торды, теләгән һәркемгә үз көчен сынап карарга мөмкин булды, сәхнәдән җыр-моң өзелеп тормады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Дөрес, бәйрәм шәһәр үзәгендә үткәрелгәнгә, ат чабышы ярышлары кагыйдә буенча оештырылмады, әмма тантаналы ат чабышы тамашасы үткәрелми калмады, анда катнашучылар да истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Бәйрәмдә катнашучыларны шәһәр Думасы рәисе Виктор неймешев, шәһәр башлыгы урынбасары Игорь козлов, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат җиһаншиннар котлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Казаннан килгән абруйлы кунак – Татарстанның Экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары Марат мәһдиев татар һәм рус телләрендә тубыллыларга Татарстан президенты Минтимер Шәймиев котлавын җиткерде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Казан кунакларын шәһәр Думасы һәм мэриясе җитәкчеләре кабул итеп, алар белән эшлекле сөйләшүләр үткәрделәр, үзара икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек оештыру карарына килделәр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Киләсе елда Тубыл шәһәрендә Татарстан катнашы белән “Чәкчәк” бәйрәме шул килешүләрнең бер өлеше булып оештырылып үткәреләчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Сабантуй кунаклары шәһәр буенча үткәрелгән сәяхәттән дә тирән тәэсирләр алдылар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/